Төсле кәеф

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы һәм «Бергә күңелле» клубы эше кысаларында Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Төсле кәеф» дигән шөгыль уздырдылар. Шөгыль Карадуган гимназиясенең коррекция классларында узды. 11 укучы өчен тоз һәм төрле төстәге акбурлар кулланып вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән эш оештырылды. Бу кызыклы һәм катлаулы булмаган сынлы сәнгать техникасы балаларга бәйрәм алды кәефе тудырырга мөмкинлек бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International