Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев катнашты. Шулай ук Балтач муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрнең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.

Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2021 елда Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының эшчәнлеге турында;

- Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү турында;

- «Арча» ҖЧҖдә бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм хезмәтне саклау буенча эшне оештыру чаралары турында;

- «МДСУ-1» ҖЧҖдә бәхетсезлек очракларын кисәтү чаралары һәм хезмәтне саклау буенча эшне оештыру турында;

- хезмәтне саклау турындагы законнарны үтәү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International