7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Районыбыз данын яклап, Чапшар башлангыч мәктәбеннән Сабиров Раил (җитәкчесе Асадуллина Г.), Чепья урта мәктәбеннән Төхвәтуллина Гүзәл (җитәкчесе Петрова Е.), Кече Лызи урта мәктәбеннән Артемьева Дарья (җитәкчесе Пчельникова О.) һәм Урта Көшкәт урта мәктәбеннән Терентьев Василий (җитәкчесе Яковлева А.) катнашты. Алар барысы да дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз!