Татарстан Республикасы беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлардан Балтачлылар зур җиңүләр белән кайтты

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

5-6 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 2006-2008, 2003-2005, 2000-2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар узды. Балтач районыннан биредә 30 спортчы катнашты.

2006-2008 елгы егет-кызларыбыз 12 команда арасында беренче урынны яуладылар! Барлык чемпионнар һәм призерларыбыз 23-26 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә уздырылачак Идел буе федераль округында Татарстан җыелма командасы өчен чыгыш ясаячак.

Егет-кызларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез сезгә!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International