Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында пневматик мылтыктан ату буенча ярыш

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

6 декабрь көнне Балтач «Форпост» үзәге «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән «Рубин» пневматик коралыннан ату буенча ярыш үткәрде.

Әлеге чараны Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов һәм «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева оештырды.

Ярыш җиңүчеләре:

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Габделганиева Чулпан, Кариле авылы

2 урын - Сәләхетдинова Ләйсән, Балтач бистәсе

3 урын - Газизуллина Айгөл, Балтач бистәсе

Ир-егетләр арасында:

1 урын - Гайнетдинов Илсаф, Балтач бистәсе

2 урын - Слепцов Геннадий, Чепья авылы

3 урын - Фәрзиев Рамазан, Салавыч авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International