Билгесез солдат көне уңаеннан патриотик сәгать үтте

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

3 декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан, Балтач Үзәк китапханәсе Балтач урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары өчен «Есть мужество доступное немногим» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.

Китапханәче әлеге истәлекле датаның тарихы һәм аның әһәмияте турында сөйләде. Укучылар билгесез солдат каберенең барлыкка килүе турында искә төшерделәр, шулай ук аларга мемориалны булдыру тарихы турында видеоролик күрсәтелде. Һәр укучы үзе ясаган күгәрченгә теләкләрен һәм чын күңелдән рәхмәт сүзләрен язды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International