Балтач үзәк китапханәсендә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» узды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» Халыкара акциясе узды. 2021 елда акция Россиядә Билгесез солдат көненә туры килеп, әлеге вакыйганың әһәмиятен тагын да ассызыклады. Ел саен бу көнне Җиңү хакына гомерләрен биргән геройларны искә алалар.

Тест Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә. Тест РФ гражданнарының тарихи грамоталылыгы дәрәҗәсен бәяләү, Бөек Ватан сугышы турында белем алуга игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Катнашучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, тест нәтиҗәләре буенча сертификатка ия булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International