Бүген, ягъни 3 декабрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының 4 зона этабы узды. Бүгенге уенда Норма, Салавыч һәм Борбаш мәктәпләреннән килгән яшүсмерләр көч сынашты. Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын - "Ялкын" командасы (Салавыч)
2 урын - "Әбүгалисина" командасы (Борбаш)
3 урын - "Тукай оныклары" командасы (Норма)




Командаларның һәркайсына рәхмәтебезне белдерәбез! Салавыч авылыннан килгән "Ялкын" командасын 17 декабрь көнне узачак финал уенында көтеп калабыз.