3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу дата очраклы гына сайланмаган, чөнки 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәүдә немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу көнендә, Билгесез солдат җәсәде алып кайтарыла һәм Мәскәү Кремле янында җирләнә. Бу көн Ватаныбыз һәм тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән барлык хәбәрсез югалган һәм исемсез сугышчыларга багышланган.
Районыбыздан гына да 12 меңгә якын кеше фронтка киткән, шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында башларын салган һәм хәбәрсез югалган.
Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин билгесез солдатлар истәлегенә «Батырлар аллеясы»нда чәчәкләр салды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов, «Форпост» үзәге җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары «Батырлар аллеясы»нда Билгесез Солдат көненә багышланган митингта катнашты, батырларны бер минут тынлык белән искә алды.
Онытмагыз, һәр Батыр хәтергә лаек!