Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында спартакиада узды

2021 елның 3 декабре, җомга

3 декабрь көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында спартакиада узды. Әлеге ярышта алар бочча, дартс, шашка, шахмат төрләре буенча үз көчләрен сыный алдылар.

Чарада Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фәриз кызы Гатиятуллина, "Наз" халыкка соцаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Айдар кызы Ахмадиева һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыяте җитәкчесе Рамазан Фәрзи улы Фәрзиев катнашты. Барлык килгән кешеләр ярышларда актив катнашып, җиңүләр яулады. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International