Коррупция - безнең җәмгыятьнең иң җитди проблемаларының берсе. Балтач Үзәк китапханәсендә китап укучылар өчен "Коррупциягә - ЮК!" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе коррупция төшенчәсе һәм аның җәмгыятьтәге төрле формалары белән таныштыра. Шулай ук күргәзмәдә рус һәм татар язучыларының әлеге теманы чагылдырган әдәбиятын да табарга мөмкин иде.