«Йөрәктән-йөрәккә»

2021 елның 3 декабре, җомга

2 декабрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган «Йөрәктән-йөрәккә» дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үтте. Чарада начар күрүчеләр җәмгыяте рәисе Ранил Гыйльванов Г. Галимуллинаның «Мәңгелек ярату» китабы барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Кунаклар шулай ук Г. Галимуллинаның «Алтын ачкыч», «Мәңгелек ярату» китаплары буенча эшләнгән презентация карадылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан кунакларга интеллектуаль уен тәкъдим ителде. Кичә татар шагыйрьләренең җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International