Гражданнарны бергәләп кабул итү

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләреннән турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Дәминовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International