«Факел» клубында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган мастер-класс узды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

29 ноябрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган мастер-класс узды - яшүсмерләр күкрәк билгесе ясады. Клуб хезмәткәрләре балаларга Татарстан флагының тарихы һәм символикасы турында сөйләде. Хәзерге Татарстан флагы - Татарстан Республикасының герб һәм гимны белән беррәттән, рәсми дәүләт символларының берсе булып тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International