29 ноябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач гимназиясенең «Форпост» отряды әгъзалары һәм укучылары белән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган «Безнең Татарстан - безнең флаг» дигән мастер-класс үткәрде.
.jpg)
.jpg)
Чараны оештыруда «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Ф.Ш., Балтач гимназиясенең педагог-оештыручы Шәрипова Р. Р., сыйныф җитәкчеләре катнашты.
Мастер-класс Татарстан Республикасы Дәүләт символикасының барлыкка килү тарихы белән танышу максатыннан үткәрелде.