27 ноябрь көнне Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Нечкәбил-2021» XVI Республика матурлык һәм гаилә конкурсының финалы узды. Республиканың 10 муниципаль районыннан һәм башкаласыннан килгән 11 гаилә кунакларга бәхетле гаилә, ана булу, гореф-гадәтләр формуласын ачып җибәрде.
«Нечкәбил» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза.
Һәр гаилә конкурсның партнерларыннан һәм дусларыннан номинация һәм тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды.
1 урын Алтын Нечкәбил - Хаҗиәхмәтова Сөембикә, Азнакай районы
2 урын Көмеш Нечкәбил - Әхмәдуллина Ләйсән, Саба районы
3 урын Энҗе Нечкәбил - Закирова Гөлнара, Балтач районы
Иң Нечкәбил - Хәйруллина Люция, Казан шәһәре
Искиткеч бәйрәм өчен проект командасына рәхмәт белдерәбез һәм конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!