Балтач мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Аллаһы Тәгалә хатын-кызга Ана булу бәхетенә өстәп, нечкә күңел, бар дөньяны күз карашы белән җылыта алырлык илаһи нур, бетмәс-төкәнмәс сабырлык биргән. Юкка гына тормыш юлыбызда җиңеп чыга алмастай авырлыклар килгән төсле булса да, бәхеттән күкнең җиденче катына менәрдәй булганда да, иң беренче эш итеп, әниләребезгә сыенабыз, чөнки ана йөрәге генә үз баласын аңлый, ул тойганны тоя, кичерә ала!

Ноябрьның соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген, 26 ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә күркәм бәйрәм чарасы узды. Үзешчән артистларыбыз катнашында күңелләргә ятышлы, моңлы җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасы районыбыз җирлегендә яшәүче әниләр хөрмәтенә әзерләнгән. Барлык әниләребезне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов тәбрикләде. Чарада, вәзгыятьтә бәйле рәвештә, барлык санитар таләпләр сакланышы контрольгә алынган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International