​Россия Банкы финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсен бәяләү өчен сораштыру үткәрә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү максатларында икенче тиешле сораштыру үткәрүгә керешә.

Халыкның һәм юридик затларның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгатьлеге турында беренче сораштыру 2021 елның февралендә үткәрелгән иде. Анда 290 меңнән артык физик зат һәм бөтен ил буенча 31 меңнән артык юридик зат катнашты.

1 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр район халкы Россия банкы үткәргән сораштыруда катнаша ала, ул финанс оешмалары тарафыннан кулланыла торган электрон технологияләр һәм сервисларның куркынычсызлыгына ышаныч дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.

Анкета Россия Банкы тарафыннан махсус эшләнгән методологияне кулланып әзерләнгән.

Сораштыру узу-сылтама буенча

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International