Балтач балалар сәнгать мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Кадыйрова Раилә (укытучысы Сәйфетдинова Г.Р.) "Рәсем сәнгате" юнәлеше буенча "Виз-Арт" визуаль сәнгать Республика фестиваль-конкурсының профильле программасы финалисты булды.
"Сәләтлеләр ачык университеты" АКБО, Сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге ("Сириус" Белем бирү үзәге моделе буенча) 2021 елның 19-31 октябрендә "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында финал этабын үткәрде. Раиләнең 2 эше республика күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. ("Рәсем сәнгате" юнәлеше җитәкчесе - ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКОның Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы)