12 октябрь көнне Балтач урта мәктәбе базасында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен РФ прокуратурасының 300 еллыгына багышланган Хокукый турнир үткәрелде. Турнир берничә турдан торды: «Прокуратура тарихы», «Юридик ярдәм», «Без коррупциягә каршы!».
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 1 урынны Балтач гимназиясе, 2 урынны Норма урта мәктәбе, 3 урынны Балтач урта мәктәбе командасы яулады. Турнирда Балтач районы прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Низамиев Айрат Шакирҗан улы, Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Гарипова Энҗе Фәрит кызы, «Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе» җитәкчесе урынбасары Абдрахманова Розалия Райфат кызы катнашты.



