Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 3 октябрь көнне икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы тыл ветераннары Зинаида Степановна Медведева һәм Роза Муллагали кызы Гилманова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Зинаида Медведева озак еллар мех фабрикасында мастер булып эшләгән, Роза Гыйлманова даруханәдә эшләгән. Хәзер аларны социаль хезмәткәрләр Светлана Петрова һәм Гөлия Рәхмәтуллина карый.
Юбилярларга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Хөрмәтле ветераннарны чын күңелдән 90 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз! Мондый юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Һәр көн аларга шатлык һәм бәхет бүләк итсен - бу озак яшәүнең нигезе.