ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Ул авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм ремонтлау графигы белән танышу максатларыннан оештырылган иде. Биредә белгечләр тарафыннан бурычлар билгеләнде, киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде. Тиешле таләпләрне башкарырга кирәклеге ассызыкланды.

Бүген һәм иртәгә, ягъни 10 -11 ноябрь көннәрендә район салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" үтә. Райондашларыбыз 10нчы ноябрь көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ә шимбә - 11енче ноябрьдә 10.00- 15.00 сәгатьләргә кадәр салым инспекциясенә килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алачак.

Балтачта сайлау комиссияләре вәкилләре белән эшлекле очрашу булды. Районның 33 сайлау участогы комиссиясе вәкилләре, авыл җирлеге башлыкларының урынбасарлары - барлыгы 80 хезмәткәр 8 ноябрьдә район Советының утырышлар залына референдумга әзерлек уңаеннан киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов алып барды. Көн тәртибендә реферндум көнне эш планы каралды, җаваплы хезмәткәрләргә бурычлар йөкләнде. 

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап Балтачыбыз халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз. 

Мәдәни көндәлек кысаларында Яңгул китапханәчеләре 2 нче ноябрь көнне"Кемнәр җитез,кемнәр тапкыр" дигән  табышмаклар кичәсе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International