21 сентябрь көнне «Сабантуй» ял паркында Балтач районы оешмалары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды.
Фестивальнең максаты - гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Спорт программасы ГТО комплексының VI-XI баскычлары тестларыннан торды.