«Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсе

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

28 июнь көнне Балтач районында «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы үткәрелде.

Секция эшендә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кеше катнашты. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен тел күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды.

Киңәшмә барышында туган телне өйрәнү буенча мәктәпләр челтәрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, тел коммуникацияләре аша милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләренә игътибар бирелде, интернет аша аралашу һәм глобальләшү шартларында тел күптөрлелеген саклау өчен туган тел һәм әдәбият укытуда визуаль коммуникация мохите һәм цифрлы технологияләрнең яңа мөмкинлекләре анализланды.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, Татарстан Республикасы Президенты Департаментының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Д.М. Мостафин, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова, Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин һәм Россия Федерациясе субъектларының мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре чыгышларын тыңлап фикер алышканнан соң, секциядә катнашучылар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның бай мирасын, милли традицияләрен популярлаштыру юнәлешендә дәүләт һәм җәмәгать оешмаларының эшчәнлеген уңай бәялиләр, республика гражданнарының туган телдә аралашу, белем алуга хокукларын гамәлгә ашыруда Татарстанда яшәүче барлык халыкларның тел культурасына хөрмәт белән карау принципларын пропагандалау зарурлыгын, җәмәгатьчелек белән актив эш итү, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүнең заманча алымнарын эзләү кирәклеген ассызыклыйлар.

Төп максат – гражданнарның Конституциядә билгеләнгән туган телдә белем алуга һәм туган телне өйрәнүгә булган хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, Татарстан Республикасы халыкларының милли-мәдәни традицияләре һәм рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International