22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

2021 елның 22 июне, сишәмбе

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне. 80 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый, тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышка районыбыз 12 меңгә якын улын һәм кызын озата, шуларның яртысы диярлек сугыш кырыннан әйләнеп кайтмыйлар. Сугыштан кайтмаганнарга да, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да дан мәңгелек. Бу көн безнең халык өчен мәңгегә Хәтер һәм кайгы көне булып кала.

Хөрмәтле райондашлар! Безнен бурыч - Бөек Ватан сугышы калдырган истәлекләрне хәтердә саклау, ватандашларыбызның батырлыгын онытмыйча буыннан-буынга тапшыру, хәерле киләчәк, тыныч тормыш өчен бердәм булып яшәү, эшләү. Күкләребез һәрчак аяз, ил-көннәр имин булсын!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International