«Сәламәт яшәү рәвеше» социаль акциясе

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм наркотикларга каршы Бөтенрәсәй айлыгы кысаларында, 26 май көнне волонтерлар тарафыннан «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән социаль акция үткәрелде.

«Волонтер» үзәге кураторлары - Балтач районы «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлшат Сәлахова һәм Олеся Хәмидуллина җитәкчелегендә алар бистәдә яшәүчеләргә наркотиклар куллануның зыяны турында сөйләделәр, тематик белешмәлекләр тараттылар, «Без наркотикларсыз тормыш сайлыйбыз!» дигән лозунглы махсус рамка кулланып фотолар ясадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International