26 май - Россия эшмәкәрләре көне. Ул 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Эшмәкәрлек тормыш-көнкүрешебезгә елдан-ел тирәнрәк үтеп керә. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр халыкны азык-төлек товарлары, хуҗалык кирәк-яраклары белән генә тәэмин итеп калмыйча, җитештерүчәнлек юнәлешенә дә бик кыю алыналар.
Балтач районында үз тырышлыклары белән нәтиҗәле, тәвәккәл эшчәнлек җәелдереп, икътисадның төрле вәзгыятьләре алдында югалып калмыйча максатчан эшләп килүче 553 эшмәкәр һәм 1087 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр бар. Аларның эшчәнлеге район үсешендә зур әһәмияткә ия. Хезмәт күрсәтүне генә тулыландырып калмыйча, эшмәкәрләр халык өчен яңа эш урыннары да булдыра. Бүгенге көндә әлеге җаваплылыгы чикләнгән ширкатьләрдә 4300дән артык кеше хезмәт куя.
Эшмәкәрләр көне уңаеннан, районыбызда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләренә игелекле хезмәтләр, күренекле нәтиҗәләр һәм эшчәнлекләренең гел үсештә булуын теләп калам!
Хөрмәт белән Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин