Районыбызда сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру операторлары ярышы узды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген «Якты юл» җәмгыятенең Шода фермасы базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру операторлары көч сынашты. Бәйге сыер савучылар арасында 38 тапкыр, терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 14 тапкыр уза.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ баш зоотехнигы Фәнил Кәбиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре зоотехниклары катнашты.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик өлештә, сыер савучылар саву аппаратын сүтеп җыю буенча, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Сыер савучылар арасында беренче урында - «Дуслык» җәмгыятеннән Анна Фёдорова, икенче урында - «Яңа тормыш»тан Рәмзия Әсхәдуллина, өченче урында - «Якты юл» җәмгыятеннән Раушания Габдрахманова. Терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында беренче урында - «Татарстан» җәмгыятеннән Раушан Кәлимуллин, икенче, өченче урыннарны «Труд» һәм «Борнак» хуҗалыкларыннан Римма Кузнецова, Илфак Фәләхетдинов бүлеште. Җиңүчеләр районыбыз данын республика күләмендә дә яклаячаклар. Осталыклары, җитезлекләре белән җиңүчеләр баскычына күтәрелгән хезмәт алдынгыларын ихлас күңелдән котлыйбыз! 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International