21 май көнне "Балтач" спорткомлексында "Игенче" АХҖК призына 2010 елгы егетләр арасында футбол буенча район беренчелеге булып узды.
Ярышта 7 мәктәптән 8 команда катнашты (Балтач, Норма, Чепья гомуми белем бирү мәктәпләре, Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбе, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее) - барлыгы 90 катнашучы.
Призлы урыннар:
1 урын - Балтач гимназиясе
2 урын - Сосна мәктәбе
3 урын - Норма мәктәбе
Иң яхшы капкачы - Гарипов Айзат (Сосна мәктәбе)
Иң яхшы һөҗүмче - Хакимзянов Ислам (Норма мәктәбе)
Иң яхшы тренер - Галимзянов Рәмис