2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советының чираттагы утырышы булды. Совет утырышына «Балалар күзлегеннән хезмәтне саклау» рәсем конкурсында җиңүчеләрне билгеләү өчен конкурс комиссиясе әгъзалары чакырылды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча яшь буенча өч төркем буенча җиңүчеләр билгеләнде:
Кечкенәләр төркеме (7-10 яшь)
1 урын - Ишмурзина Аделина Александровна, 10 яшь (МБГБУ «Югары Ушма башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»)
2 урын - Нуреева Язилә Шамил кызы, 10 яшь (МБГБУ «Салавыч күппрофильле лицее» - МБГУ «Биктәш башлангыч мәктәбе»)
3 урын - Әүхәдиев Рүзәл Марат улы, 10 яшь (МБГБУ «Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»)
Уртанчылар төркеме (11-14 яшь)
1 урын - Гыйбадуллин Ранис Рифат улы, 12 яшь (ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе»)
2 урын - Нуриева Адилә Рамил кызы, 14 яшь (МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»)
3 урын - Габделганиев Ирек Илгизәр улы, 14 яшь (МБГБУ «Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе»)
Зурлар төркеме (15-18 яшь)
1 урын - Зарипова Динә Айратовна, 17 яшь (ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе»)
2 урын - Салихов Наил, 15 яшь (ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе»)
3 урын - Хәйретдинова Йолдыз Айдаровна, 15 яшь (ГБМБУ «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»)
Конкурста катнашучыларның барысы да катнашуга таныклык алачак, ә конкурста җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.