Балтач «Наз» үзәгендә Гаилә көне

2021 елның 18 мае, сишәмбе

15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 224 социаль хезмәт алучы бар, шуларның 11 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гаилә пары. Гаилә көне кысаларында социаль хезмәткәрләр гаилә парларын котладылар һәм аларга чәчәкләр тапшырдылар. Халыкара гаилә көне - иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул якын кешеләрнең тормыштагы әһәмиятен искә алырга ярдәм итә, икенче «яртысы»ның кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International