2021 нче елның 18 нче маенда Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бакчачылык» дигән адаптация дәресе уздырылды.
Хезмәт кабинетларындагы чараларны тормышка ашыру кысаларында яшьләр зур кызыксыну белән эшкә керештеләр: газонда чәчәкләр утырттылар һәм су сиптеләр, җирне йомшарттылар, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең исемнәре һәм үстерү шартлары белән таныштылар.