Карадуган гимназиясе укучылары «Бердәмлектә - көч!» дигән акциядә катнаштылар.
Алар «Волонтер» үзәге кураторлары Гөлшат Сәләхова һәм Олеся Хәмидуллина белән бергә «Бердәмлек шары» ясадылар. Яшүсмерләр әлеге акция белән бары тик тынычлык һәм бердәмлек булганда гына Җирнең ныклы булуын күрсәтергә теләделәр.