14 май көнне Балтач «Наз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Бергә күңелле» клубы эше кысаларында Карадуган гимназиясенең коррекция сыйныфында укучы 12 укучы өчен «Әкиятләр юллары буйлап» дигән интерактив уен үткәрделәр.
Уен башында, Пионерия көне алдыннан, социаль педагоглар Гөлшат Сәләхова һәм Олеся Хәмидуллина «Минем әти-әнием - пионерлар. Мин бу хакта нәрсә беләм» дигән әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга әлеге көнгә кыскача тарихи аңлатма бирделәр, пионерлар атрибутикасы белән таныштырдылар.
Аннары шәхси беренчелеккә узган интерактив уенга керештеләр. Шифрланган әсәрне эзләп тапкан һәркем смайликлар алды. Ахырда иң күп смайлик җыйган укучыларны ачыкладылар.
Мондый төрдәге шөгыльләр балаларда үз иленең тарихына карата кызыксыну уятырга, эрудицияләрен арттырырга ярдәм итә.