Балтачта «Чын күңелдән» хәйрия акциясе узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Хәзерге вакытта инвалид балаларның проблемаларына зур игътибар бирелә. Төрле мәдәни һәм сәламәтләндерү чаралары, социаль һәм хәйрия акцияләре үткәрелә. Мондый чараларның төп максаты - балаларны социальләштерү.

Безнең район инвалид балалары Радик һәм Асия Закировлар гаиләсенә бик зур рәхмәтле. Күркәм традиция буенча, 17 ел рәттән Закировлар гаиләсе «Чын күңелдән» дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрә. Әлеге акция кысаларында быел 162 инвалид бала азык-төлек пакетлары алды. Бу чараны балалар Яңа елдан да күбрәк көтә, чөнки Кыш Бабай бары тик бер теләк кенә үти, ә Закировлар гаиләсе аларның хыялларын тормышка ашыра.

Ел саен күрсәтелгән ярдәмнәре, юмартлыклары өчен Радик һәм Асия Закировлар гаиләләренә һәм аларның балаларына зур рәхмәт әйтәсе килә.

Балаларга пакетларны өйгә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары тараттылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International