2021 елның 17 май 13.45 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Якын арада, көн ахырына кадәр һәм 2021 елның 17 май кичендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/c кадәр кыска вакытлы җил көчәюе белән яшен булуы көтелә.
Гражданнар обороносы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалардан килгән зыяннарны бетерү буенча Россия Федерациясе министырлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында урамда булсагыз, Сезгә җир асты кичүе яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынып төшкән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җил белән купкан түбә элементлары һәм декор куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийлардан тышкы якка очып төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.