15 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә бәйрәменең финал этабында катнаштылар.
Чара Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале Татарстан Республикасында 2021 елның февралендә старт алды. Нәсел шәҗәрәсе фестивале 3 этапта уздырыла: муниципаль, зональ (Казан шәһәре, Урыссу ш.т.п., Алабуга шәһәре, Лаеш шәһәре, Теләче авылы, Кама Тамагы ш.т.п.) һәм республика.
Фестивальдә бер гаилә коллективы яки гаилә-туганлык төркеме катнаша. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә элек сайлап алу турлары уздырылган иде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннарның дәвамчанлыгын саклап калу, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту мөһим бурыч булып тора. Һәр гаилә киләчәк буыннарга сакларга һәм тапшырырга тиешле үз традицияләре һәм иҗат күнекмәләренә бай.
Фестивальне уздыру көне очраклы гына сайланмаган - 15 майда дөньяда 1993 елда Берләшкән милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясе игълан иткән Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Чара гаиләнең барлык әгъзаларының мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясый һәм аларны озак елларга якынайта.
2021 елда зональ этап 6 апрельдән 13 апрельгә кадәр барды. Урыссу ш.т.п., Алабуга шәһәре, Лаеш шәһәре, Теләче авылы, Казан шәһәре, Кама Тамагы ш.т.п. Барлыгы 40 район һәм шәһәр округларыннан 45 гаилә катнашты, шул исәптән 4 гаилә Казаннан.
Фестивальнең республика этабында 6 гаилә командасы катнашты: Мутагировлар гаиләсе (Әлмәт районы), Масалимовлар гаиләсе (Актаныш районы), Морозовлар гаиләсе (Нурлат районы), Миңнебаевлар гаиләсе (Балтач районы), Йосыпов гаиләсе (Тәтеш районы), Вахитовлар гаиләсе (Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы).
Республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә (150 мең сум - 1 урын өчен, 130 мең сум - 2 урын өчен, 100 мең сум - 3 урын өчен).
«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәмендә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаев гаиләсе алды.