«Наше время - Безнең заман» - 2021 фестивален үткәрү вакытлары билгеләнде

2021 елның 14 мае, җомга

Ел саен уза торган эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» - 2021 IX ачык республика телевизион иҗат фестиваленең  зона сайлап алу этаплары түбәндәге шәһәрләрдә узачак:

Әлмәт (8-9 октябрь)

Түбән Кама (15-16 октябрь)

Казан (22-23 октябрь)

Зеленодольск (29-30 октябрь)

Суперфинал:

12-13 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә

ГАЛА-КОНЦЕРТ - 15 ноябрь

Казан шәһәре, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы

Быел Гран-прига ия булган команда ТР Президентының традицион күчеш Кубогына һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премиягә ия булачак. "Безнең заман геройлары" махсус призына ия булучы 300 000 сумлык акчалата премия алачак.

Әлеге фестиваль гадәттәгечә ТР Президенты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе ярдәме белән узачак. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International