«Салкын чишмә» паркында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды

2021 елның 7 мае, җомга

2021 елның 7 маенда Балтач поселогындагы «Салкын чишмә» паркында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Әлеге чарада 74 кеше катнашты, 350 нарат һәм 150 юкә үсентесе утыртылды.

Шулай ук «Хәтер бакчасы» акциясе Балтач муниципаль районы авылларында да узды, анда 2050 үсенте: нарат, юкә, миләш һәм каен утыртылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International