Видеоконференц элемтә режимында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елның 4 маена булган мәгълүматлар буенча 2053 янгын булган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк (1700 янгын). Шул ук вакытта янгыннарда һәлак булучылар саны 93% ка арткан (янгында үлүчеләр саны 2020 елның 4 маена - 45 кешегә, 2021 елның 4 маена 87 кеше).

Әлеге мәгълүматларны бүген гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары - күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсе башлыгы Сергей Сергеев китерде.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Видеоконференция режимында утырышта Балтач районы да катнашты.

"Соңгы айларда республика территориясендә янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме белән бәйле бик начар вәзгыять туды, - диде Алексей Песошин. - 2020 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 19%ка арткан, янгыннарда үлүчеләр саны - 84%ка. Узган ел без бүгенге көнгә 45 кешене югалтсак, быел инде 83 кеше. Янгыннарга бәйле һәлакәтләрнең төп өлеше торак секторга туры килә. Соңгы елларда без автоном янгын сүндерү хәбәр итү җайланма урнаштыруга күп акчалар тотык һәм тырышлык куйдык һәм бу, безнең фикеребезчә, янгыннарда кешеләрнең үлемен киметүгә йогынты ясарга тиеш иде. Әмма, кызганычка каршы, саннар киресе турында сөйли. Янгыннар һәм кешеләр үлеме буенча тискәре динамиканың мондый үсешен хәтта янгын сүндерү сагы өлкәннәре дә хәтерләми".

Алексей Песошин янгыннар санының арту сәбәпләрен һәм вәзгыятьне тотрыкландыру өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген ачыкларга кушты. «Бу сорауларга җаваплар табарга кирәк, - диде ул. - Конкрет чаралар кирәк, ниләр булганын һәм нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкларга кирәк".

ТР Премьер-министры муниципаль башлыкларның һәм комиссия җитәкчеләренең игътибарын әлеге хәлләрнең сәбәпләрен анализларга һәм урыннарда вәзгыятьне нормальләштерү өчен каралган чараларны анализларга кирәклегенә юнәлтте.

Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, торак секторга 41% туры килә (859 очрак), коры үлән, чүп-чар яндыруга - 47% (971 очрак), башка янгыннарга - 12% (233 очрак).

Янгыннарда кешеләрнең үлеменә китерә торган шартлар - исерткеч эчемлекләр (56 очрак, ягъни 64%), кешеләрнең йоклаган булуы - 12 очрак, ягъни 14%, инвалидлык, өлкән яшьтә булу - 11 очрак, ягъни 12%.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары - күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, 4 майда гына да республикада 10 кеше янгында һәлак булган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International