9 Май алдыннан Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ялгыз торучы ветераннарның хәлләрен белеп кайтты. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты тикшерелде.
Ветераннар бик канәгать калдылар, күрсәтелгән игътибар өчен һәм социаль хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт белдерделәр.