Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк

2021 елның 4 мае, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасын дәвам итә.

2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың муниципаль берәмлекләрендәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчеләренең кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча шалтыратып алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International