1 июньнән 15 октябрьгә кадәр яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең "Таврида" форумы узачак.
Форумның максаты - яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең һөнәри юнәлешләрдә компетенциясен һәм конкурентлык сәләтен арттыру өчен инструментлар булдыру , шулай ук арт-индустриянең иң талантлы вәкилләрен продюсерлык белән тәэмин итү.
Форум программасы кысаларында төрле форматларда 10 иҗади узыш үткәрү планлаштырыла: Анти-мәктәпләр, гомуми белем бирү треклары, дисциплинарара воркшоплар, кросс-студияләр («Таврида» блогер йорты, креатив һөнәрләр өчен күппрофильле үзәк һ. б.).
Форумда студентлар, аспирантлар, яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, укытучылар, экспертлар, белгечләр, хезмәткәрләр һәм профильле оешмаларның җитәкчеләре катнаша ала.
Форумда катнашу өчен «Таврида» арт-кластерының рәсми сайты платформасында теркәлү узарга кирәк https://tavrida кart/, анкетаны тутырырга һәм катнашу өчен гариза бирергә. Форумга теркәлү 2021 елның 6 апрелендә башланды.
Элемтә өчен җаваплы зат: Феофанова Анна Евгеньевна-МБУ "Татарстан Республикасы яшьләр үзәге"нең балалар белән эшләү буенча белгече
тел. 8 (951) 899-94-61.