Табигатьне саклау, әйләнә-тирәлекне чиста тоту - ул безнең төп бурычларыбызның берсе. Бүген, 24 апрель көнне, илнең бөтен төбәкләрендә, шул исәптән районыбызда өмәләр узды. Бик күп эшләр башкарылды - территорияләр тәртипкә китерелде, чүп-чарлар җыештырылды. Зур язгы җыештыру эшләрендә актив катнашканнары өчен барлык оешма, учреждение хезмәткәрләренә, авыл җирлекләренә рәхмәт җиткерәбез!
Табигатьнең һәм тирә-юнебезнең чисталыгын бергәләп саклыйк, райондашлар!