Хөрмәтле райондашлар! Балтач муниципаль районында ел саен мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя бирү уздырыла.
Бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәтләр күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
Хезмәтләр күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча www.bus.gov.ru сайтында басылып чыгучы учреждениеләр рейтингы төзелә.