20 апрель көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Район Советының президиум утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2020 елгы бюджет үтәлешен раслау турында (икенче укылыш)
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында
3. Балтач муниципаль районының 2021 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында
4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2021 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында
5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләүгә һәм файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен арендага бирү турындагы 225 нче номерлы 2019 елның 17 нче декаберендә кабул ителгэн карарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хакында
6. Балтач муниципаль районы территориясендә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында
7. 2020 елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында
8. Балтач район Советының 2020 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында