90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

    2021 елның 22 апрелендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл ветераннары, Арбор авылында яшәүче Фагыйлә Гарипова, Карадуган авылыннан Мәдинә  Зыятдиноваларга  район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

  Аларга 10 яшь тулганда сугыш башлана. Фагыйлә һәм  Мәдинә апалар сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә сынадылар. Бүгенге көндә безнең хөрмәтле ветераннарыбыз үз уллары гаиләләрендә җитеш һәм хөрмәт белән яшиләр.

      Кадерле ветераннарны чын күңелдән 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International