90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Мөслимә Гыймрановна Ганиева.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

     2021 елның 20 апрелендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче тыл ветераны, Кили  авылында яшәүче Мөслимә Гыймрановна Ганиева район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

     Мөслимә апага 10 яшь тулганда сугыш башлана. Кечкенәдән колхозда зурларга булыша. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Сугыштан соң пенсиягә кадәр шунда кала, озак еллар колхозда эшли. Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене белән ихтирам һәм муллыкта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International