Хөрмәтле хезмәттәшләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм ветераннары!
Муниципаль район Советы, Башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Сезнең белән бергә без муниципаль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, районның социаль-икътисадый өлкәсен тотрыклы үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хуҗалыкның төрле тармакларында эшне оештыру: торак пунктларны төзекләндерү, җәмәгать тәртибен саклау, халыкны коммуналь хезмәтләр һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча бурычларны хәл итәбез.
Балтач районы җирле үзидарә органнарында 124 хезмәткәр эшли. Шуларның 21е муниципаль вазыйфада (Балтач район башлыгы һәм аның урынбасарлары, 1 – шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары, 17- авыл җирлеге башлыгы, 1 - контроль хисап палатасы рәисе); 79 муниципаль хезмәткәр: Балтач район Советы – 7, Балтач район башкарма комитеты – 40, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы – 4, финанс-бюджет палатасы – 7, шәһәр һәм авыл җирлекләре – 21; 24 муниципаль булмаган хезмәткәр (авыл җирлекләрендәге баш хисапчылар – 18, шоферлар һәм башка хезмәткәрләр). Югары һөнәри осталык, туган җиргә тирән мәхәббәт, аның киләчәге белән ихлас кызыксыну Балтач районы муниципаль хезмәткәрләре командасын аерып тора. Безгә җирле әһәмияттәге мөһим мәсьәләләрне хәл итү, кешеләрнең уңайлы тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аның өчен шартлар тудыру, көн саен меңләгән катлаулы мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкның ышанычы һәрвакыт зур булды.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаган, халыкка яшәү өчен уңайлыклар тудыруга омтылган өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләргә чын күңелдән олы рәхмәтемне җиткерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, үҗәтлек, авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин