2021 елның 2 мартында Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әүхәдиев Рияз Гаптрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, 10 нчы номерлы районара салым инспекциясе баш дәүләт инспекторы Руфинә Гыйлаҗева юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Рияз Гаптрахман улы озак еллар салым инспекциясендә эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унөч оныгы һәм унтугыз оныкчыгы бар.